Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Укытучылар көне

10 сентябрь - Кытайда Укытучылар көне

10 сентябрь - Кытайда Укытучылар көне

10 сентябрьдә Кытайда ел саен Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм үткәрү турында рәсми карар 1985 елның 21 гыйнварында кабул ителә.

Кытайда мәгариф системасы Европа үрнәге буенча төзелгән. Кытай балалары алты ел башлангыч мәктәптә белем ала, аннары өч ел — урта белем бирүнең беренче баскычы башлана. Шуннан соң югары уку йортына керергә теләүчеләр, урта белем бирүнең соңгы баскычын узып, тагын өч ел «югары мәктәп»тә укырга тиеш булалар.  Шулай итеп, барысы бергә 12 ел белем алалар. Кытайда халыкара мәктәпләр башкалардан аерылып тора, анда белем бирү берьюлы берничә телдә алып барыла.

Башка илләр белән чагыштырганда, Кытай укучыларының уку процессы бермә-бер авыррак. Чөнки  кытай теле шактый катлаулы. Уку вакытының 80 процентын укучылар туган телне һәм математиканы өйрәнүгә сарыф итә. Балалар  атнага 5 көн, сәгать 8 дән кичке 4 кә кадәр укыйлар.Сүз уңаеннан, Кытай укучылары мәктәптә физкультура белән атнасына кимендә 70 минут шөгыльләнергә тиеш. Сыйныфтагы балалар саны 30 дан 70 кә кадәр булырга мөмкин. Тәртип ягы да биредә катгый, әгәр бала сәбәпсез 12 дәрес калдыра икән, укучыны мәктәптән чыгаралар.

Кытай балалары һәр көн иртән җыелып зарядка ясыйлар, аннан соң линейкага җыелып, укучыларга яңалыкларны җиткерәләр һәм тантаналы төстә Кытай иленең флагы күтәрелә.

Ә Укытучылар көнендә балалар, үзләренең остазларына хөрмәт йөзеннән, бүләкләр, откырткалар һәм чәчәкләр бүләк итәләр.

Ә башка чит ил мәктәпләрендәге уку турында күбрәк  “Сабантуй” журналының сентябрь саныннан укып бел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев