Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Виф-ваф, флим-флам, пинг-понг

Бу сәер сүзләрнең барысы да өстәл теннисын аңлата. Хәзерге вакытта иң популяр спорт төрләренең берсен әнә шулай төрлечә атап йөрткәннәр.

6 апрель – Бөтендөнья өстәл теннисы көне

Бу сәер сүзләрнең барысы да өстәл теннисын аңлата. Хәзерге вакытта иң популяр спорт төрләренең берсен әнә шулай төрлечә атап йөрткәннәр. 

Тарихы Өстәл теннисының кайчан һәм кайда барлыкка килүе турында уртак фикер юк. Күпләр бу уенның ватаны – Англия дип саный. Чөнки әлеге спорт төре буенча беренче рәсми турнир 1898 елда Лондонда уза. 20 нче гасыр башында пинг-понг Россиядә дә билгеле була. Бу уенны яратучыларның берсе ‒ язучы Лев Толстой. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, өстәл теннисы белән мавыккан. 

Ниләр кирәк? Теннис өстәле, ракетка, теннис тубы.

Файдасы Күз күремен яхшырта, реакцияне үстерә, карарларны җитез кабул итәргә өйрәтә, хәтта матур язарга да булыша!

Куркыныч яклары Теннисны бер кул белән генә һәм бик озак уйнаган очракта, умыртка баганасына зыян килергә мөмкин.

Чемпион булыр өчен нишләргә?

Айгөл Җиһаншина, 8 яшь: «Тырыш булырга кирәк. Тренировкаларны калдырмыйча шөгыльләнсәң, соңга калып йөрмәсәң, тренер әйткән биремнәрне игътибар белән тыңласаң һәм үтәсәң, чемпион була аласың».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев