Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Йокы нинди ястык сорый?

19 март – Бөтендөнья йокы көне   

19 март – Бөтендөнья йокы көне       

 Йокларга яратасызмы? Йомшак мендәргә башны салу белән, тәмле төшләр күрә-күрә йоклау рәхәтнең дә рәхәте, шулаймы? Ә мендәр кайчан барлыкка килгән дип уйлыйсыз?

         Беренче мендәрләр 40 мең ел элек барлыкка килгән дип санала. Аларны археологлар Мисыр пирамидаларында тапканнар. Әлбәттә, алар безнең бүгенге мендәрләргә һич тә охшамаган.  Йомшак мендәрләрне греклар уйлап тапкан.

         XV-XVI  гасырларда Европада мендәрләрне бизәп эшләгәннәр. Бу эшкә атаклы рәссамнардан Тициан Брондино да кушылган.

         Сәүдәгәрләрнең гаиләләрендә ястык-мендәрләрне пирамида кебек өйгәннәр. Кем баерак, шуның мендәрләре дә күбрәк булган. Л.Толстой гомере буена баш астына каретага салып утырган мендәрен куеп йоклаган. Мендәрне гел үзе белән йөрткән, мәңгелек юлдашы булган.

          Борынгылар, мендәрдә авыру яки кара эчле кеше йокласа, төнлә куркыныч төшләр керергә мөмкин, дип уйлаган. Ә менә үләннән ясалган мендәрләрнең йокыны тәмлерәк итүе, кешене тынычландыруына ышанганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев