Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

“Йомычка” ашыйсыңмы?

«Чипсы» инглиз телендә «йомычка» дигәнне аңлата.

24 август - чипсының туган көне        

Сизәм, зыянлы икәнен белсәк тә, чипсы күпләрнең яраткан ризыгы. «Чипсы» инглиз телендә «йомычка» дигәнне аңлата. Бу ризык XIX гасырда пәйда була. Тарихы бик кызыклы.

         Америка ресторанында берәүгә китерелгән ризык – бәрәңгенең - артык калын телемле итеп туралуы ошамаган. Ресторан хуҗасы Джордж Крам, әлеге бәйләнчек кунакны кызык итмәкче булып, бәрәңгене чәнечке белән дә эләктерә алмаслык итеп үтә дә юка турап кыздырган. Теге нәзберек клиентка бу, киресенчә, бик ошаган.

         Соңрак «йомычкаларны» савытларга тутырып сата да башлыйлар. Ул бик күпләрнең күңелен яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев