Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

8нче Март бүген! (“Ак каурый” түгәрәге иҗаты)

Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәгенең нәни шагыйрьләре барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны 8 Март бәйрәме белән котлый.Җитәкчеләре:Вагыйзова Гөлия Наил кызы. Бәйрәм көт...


Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәгенең нәни шагыйрьләре барлык әниләрне, әбиләрне, апаларны 8 Март бәйрәме белән котлый.
Җитәкчеләре:Вагыйзова Гөлия Наил кызы. 


Бәйрәм көткәндә       


8нче март килә, 
Иртәгә бәйрәм көне! 
Кыз кешеләр шатлана, 
Малайлар бүләк ала. 
 
Бәйрәмнәр һәрчак шулай, 
Күңелле узып китә. 
Күз ачып өлгермисең, 
Яңасы килеп җитә! 
Рафикова Алинә, 4 В сыйныфы  укучысы



Шатлык көтәбез    


Кояш нурлары бии, 
Күңелне шатлык били. 
Бүген күңелле бәйрәм 
8нче март белән. 
 
8нче март көне 
Бик тә шаян, күңелле! 
Ел да көтеп алабыз, 
Шуннан бәхет табабыз! 
Газизуллина Азалия, 4 В сыйныфы  укучысы 


Ике бәйрәм       


Менә бәйрәм җитте, 
Уйлап кара, нинди? 
Әлбәттә, кызлар көне –  
8нче март килде. 
 
Минем тагын бар шатлык –  
Әнинең туган көне! 
Әти безгә бүләк ясый, 
Ә әни шатланып йөри! 
Закирова Әдилә, 4 В сыйныфы  укучысы



Әниләр бәйрәме       


Бөтен кеше сөенә, 
Әниләр бәйрәменә! 
Зур бүләкләр бирәләр, 
Чәчәкләр һәм кәнфитләр. 
 
Һәр ел килә ул бәйрәм, 
Чәчәкләр бәйләм- бәйләм. 
Шатлана хатын-кызлар, 
Бүләккә лаек алар! 
Сагындыкова Лилия, 4 Б сыйныфы  укучысы 


8 Март      


Ә бүген безнең бәйрәм, 
8нче Март килгән! 
Без көтәбез бүләкләр, 
Бәйрәм бит бүген, бәйрәм! 
 
Бүләк көтә әбиләр, 
Серле карый әниләр! 
Хатын-кызлар дөньяны 
Матурлыкка күмәләр! 
Әхмәтгәрәева Азалия, 4 В сыйныфы  укучысы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев