Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«АК КАУРЫЙ» ӘДӘБИ ТҮГӘРӘГЕ УКУЧЫЛАРЫ ИҖАТЫ

Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләүче «Ак каурый» әдәби  түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр иҗаты (Җитәкчеләре: Вагыйзова Г.Н.)

Яр Чаллы шәһәренең 41нче мәктәбендә эшләүче «Ак каурый» әдәби  түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр иҗаты (Җитәкчеләре: Вагыйзова Г.Н.)

Ил хәтере барлый батырларын

Бураннары белән февраль килә,

Елый да ул, хәтта көлә.

Сугыш афәтләрен безгә сөйли,

Тарихны безгә җиткерә.

 

Бураннары белән февраль килә,

Салкында тугангамы әллә -

Җәлил көчле һәм бирешмәс булган,

Бу хакта бар дөнья белә.

 

Февраль ае бөек шәхес биргән,

Муса Җәлилне ул китергән.

Зур таланты, тирән фикерләре

Халык хәтеренә нык сеңгән.

 

Сугыш афәтеннән ул качмаган,

Ярсып, кулына корал алган.

Йөрәгенә җыеп үч давылын,

Ут эченә Муса ыргылган.

 

Янмаган да, көймәгән дә утта,

Фашист богау салып, әсир иткән.

Таш капчыкка бикләп тилмерткән,

Ә халкына аны дошман иткән.

 

Муса дошманына бирешмәгән,

Җиңү киләсенә ышанган.

Ышанычы Җиңү алып килгән,

Кызганыч, тик аны күрмәгән.

 

Әнә февраль бураннары белән

Акка күмә барлык дөньяны.

Ил хәтере барлый батырларын,

Һичкем онымый Бөек Мусаны!

Закирова Әдилә, 5 нче сыйныф  

 

Һәйкәлләр сөйләшә

Һәйкәлләрне беркөн шулай

Узып барам.

Пышылдыйлар алар гүя:

“Сакта торам”.

 

Илнең тынычлыгын саклап,

Калкып тора.

Мәңгелек ут түрдә яна,

Балкып тора.

 

Батырларның рухын яклап,

Һәйкәл сакта.

Илнең тынычлыгын мактап,

Кошлар оча.

Асылгәрәева Риана, 5 нче сыйныф  

 

Саклыйк матурлыкны    

(Муса Җәлилең «Кызыл ромашка»  шигыренә ияреп) 

Иртүк кояш чыкканда                                                                                  

Уянды чыршыкайлар.

Бер-берсен барладылар,

«Хәлләр ничек, дускайлар?»

 

Уртадагы бер чыршы

Эндәшмичә тик тора.

Башын кисеп киткәннәр,

Буран карны туздыра.

 

Яңа елның төнендә

Бар теләкләр үтәлә.

Бу чыршының башкаен

Кем соң кайтарып бирә?!

 

Ромашканың күлмәге

Кан тамганга кызарган.

Батыр сугышчы яуда

Дошман белән сугышкан.

 

Матур тормышта яшибез,

Кемдер чыршы утырткан...

Тынычлыкта, бәйрәмдә

Чыршыкай башсыз калган...

 

Яңа еллар узгач та

Аунап ята чыршылар.

Яңа елны чыршысыз

Булмыймени каршылап?!

 

Алыгыз ясалманы,

Кибетләрдә сатыла.

Чыршылар бит елыйлар,

Аларның да җаны бар.

 

Тимикче агачларга,

Үссенәр иркенлектә.

Бизәсен дөньябызны,

Матурлыкка ни җитә!

Риана Асылгәрәева, 5 сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев