Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

"Ак каурый"дан сәлам!

Безнең әдәби түгәрәгебез эшчәнлеген дәвам итә. Җәйге яллардан соң яңа фикерләр, кызыклы ачышлар белән җыелдык. Күңелебез баеды һәм рухланды. Кайбер табышларны сезгә дә җибәрергә булдык.

“Ак каурый” әдәби түгәрәгеннән ялкынлы кайнар сәлам!

Безнең әдәби түгәрәгебез эшчәнлеген дәвам итә. Җәйге яллардан соң яңа фикерләр, кызыклы ачышлар белән җыелдык. Күңелебез баеды һәм рухланды. Кайбер табышларны сезгә дә җибәрергә булдык.

Яр Чаллы, 41 нче мәктәп, “Ак каурый” әдәби түгәрәге

Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы

 

Мактанчык язмышы

Көзләр җитте. Барлык агачлар да

Сары күлмәк киеп алганнар.

Киң басулар бушап, яланнар да

Ялга инде туктап калганнар.

 

Тик тамаша – яшел калган яфрак

Әй мактана: “Мин саф, матуррак,

Сез тиз коелырсыз, ә мин бит яшь,

Яшәрмен шул әле бик озак!

 

Күрегезче, минем фикерем нык,

Бирешмәмен каты җилләргә.

Һич ашыкмыйм әле саргаярга,

Сез иңәрсез инде җирләргә...”

 

Шул вакытта җилнең ачуы чыкты,

Әй дулады, купты туфаннар.

Яшел яфрак бөтерелеп очты,

Белмим кая... Калды тузаннар...

Закирова Әдилә, 7Л сыйныфы

 

 

Күңелле очрашулар

Җәй айларыннан соң,

Очрашулар бик ямьле.

Сөйләшәбез, көлешәбез,

Шулай бик тә күңелле.

 

Бер көн дә булмаган кебек,

Җәебез үтеп киткән.

Ял безгә бик килешкән –

Күбебез буйга җиткән.

Рафикова Алинә, 7Л сыйныфы

 

Көзге моң

Кошлар талпыналар, юлга җыеналар,

Тик килмидер әле китәсе.

Туган ягын ташлап, чит җирләрдә,

Кемнең килә гомер итәсе?!

 

Кышлар салкын, чыдар хәлләр дә юк,

Кош гомере бик тә нәзберек.

Туган якта калганнарына да,

Ярдәм итсә икән һәрбере!

 

Кошлар талпыналар, юлга җыеналар,

Чит җирләргә юллар бик ерак.

Кайтыгыз сез, узар салкыннары,

Көтеп тора сезне туган як.

Гатиятуллина Зилә, 7Б сыйныфы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев