Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Алинә Сәмитова - Инстабәйге җиңүчесе!

"Мин кечкенә яшьтән үк әле укый да белмәгәндә, минем кулымда инде «Cабантуй» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә азрак үсә төшкәч, мин инде үзем укый да башлагач, миндә кызыксыну көннән-көн арта бард...

"Мин кечкенә яшьтән үк әле укый да белмәгәндә, минем кулымда инде «Cабантуй» журналы булганлыгын яхшы хәтерлим. Ә азрак үсә төшкәч, мин инде үзем укый да башлагач, миндә кызыксыну көннән-көн арта барды. Журналның кайдан һәм ничек безнең кулларга җиткәнлеген, аны кемнәр шулкадәр матур итеп эшләгәннәрен үз күзләрем белән күрәсем килде. Бу минем өчен зур хыялга әйләнде.
Шулай “Сабантуй” журналының бәйгеләренә дә катнаша торгач мин җиңү яуладым, һәм мин бүләкләнү өчен “Сабантуй ” редакциясенә бардым. Бу минем өчен иң шатлыклы көннәремнең берсе булды, һәм кечкенәдән булган хыялым да чынга ашты.
Мине редакциядә ачык йөз белән каршы алдылар. Миңа истәлекле бүләкләрне һәм дипломны «Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ абый Фазуллин тапшырды.
Рәхмәт сезгә бик зур мине сөендерүегез өчен!
Сезнең яннан мин бик шат күңел белән кайттым.
Алинә Сәмитова, Буа районы, Аксу авылы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев