Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Апушның тылсымлы төшләре»

«Апрель – Тукайны җиргә бүләк иткән һәм бездән тиз арада алып та киткән ай», – дип ел да кабатлыйбыз.

15 нче апрель көнне телевидениедән аның кабере янында дога кылган мәдәният, сәнгать кешеләрен күреп беркадәр сокландык та, 27 яшен тутыра алмыйча бакыйлыкка күчкән шагыйрьне кызганып та утырдык. 27 яшендә әле кеше шәхес буларак хезмәт юлына аяк кына баса башлый. Тукай исә шул аз гомер эчендә 13 тән артык җыентык, үткен фикерле мәкаләләр язып, халык күңеленә мәңге сеңеп кала. Аны озату көнендә укулар, эшләр туктатыла. Халык сөекле шагыйре белән хушлашып калырга Казанга агыла.... Шагыйрьне озатканга ничә гасыр үткән. Барыбер халык кабат Тукаен барлый. 
Менә бүген, бакча, өй мәшәкатьләрен бер якка куеп, олысы-кечесе Сәйдәш мәдәният үзәгенә килгән. Бүген «Апуш» исемендәге балалар театр студиясе үзенең йөзек кашы булган «Апушның тылсымлы төшләре» дигән спектаклен күрсәтә.  
Вакыйга кечкенә Габдулланың Кырлай авылында яшәгән чорына нигезләнә.  Кечкенә Апуш имеш төш күрә. Төшендә булачак әкиятләренә нигез булган Су Анасын, Шүрәлене очрата. Алардан намус, батырлык, зирәклек кебек төшенчәләрне сеңдерә. 
Спектакль бер тында уйналды. Декорацияләр төнге пейзажны күрсәтеп алышынып бардылар. Катнашучы яшь артистларның уйнавы бик нык сокландырды. Сюжетта ничә генә кеше катнашмасын, барысы да хәрәкәттә. Ул интонация белән ачык, анык итеп сөйләүләре хәтта залда утыручы өлкәннәрне көнләштерде. 
Кечкенә генә булсалар да, чын артистлар сәхнә тотты бүген. Бер төркеме җанатар рәвешендә безнең арада утырды. Барысына да иҗат рухы биреп апалары – Алия Фәйзрахманова утырды.  
Мондый остазлар, мондый иҗади балалар булганда туган телебез, телебезнең йөзек кашы – Тукай иҗаты мәңге яшәр, мәңге дәвамлы булыр! 


 
Ләйсән Димиева Мәннаф кызы, Казан шәһәре 22 нче мәктәп укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев