Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Азнакайдан шигъри сәлам

Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 

Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 

 

Яратам язны

Кулларына чәчәк тотып,

Җиргә яз атлый.

Бар җиһанга нурын чәчеп,

Ягымлы кояш балкый.

 

Яшермим сездән, дусларым,

Яратам язны!

Күңелләрне җилкендергән

Шаян җилләрне.

 

Бакчаларда шомырт, чия

Чәчәк атуын.

Туган якларын сагынып

Кошлар кайтуын.

Айгизә Хөснуллина,

5нче сыйныф укучысы

 

Яз  килә!

Түбәдән тып-тып,

Тамчылар тама.

Урамнар тулып,

Кар суы ага.

 

Сагынып илен,

Сыерчык кайта.

Тугайлар, кырлар

Үзенә тарта.

 

Агачлар яшел

Киемен кия,

Туган җиремә

Ямьле яз килә!

Рамазан Хөснуллин,

2 нче сыйныф укучысы

 

Яз

Агачлар инде

Яфрак ярдылар.

Ләйсән яңгырлар

Җиргә яудылар.

 

Менә тезелеп

Торналар кайтты.

Яз чәчәкләре

Шау чәчәк атты.

Илзирә Багаутдинова,

1 нче сыйныф укучысы

 

Туган телем

Әнкәм-әткәм теле – 

Туган телем.

Бөек Тукай теле –

Татар телем.

 

Һәр көн саен үз телемдә

Рәхмәт әйтәм зурлап.

Әбекәем баштан сыйпый,

«Бәбкәм», – диеп, назлап.

 

Көнебезне башлыйбыз без

Хәл-әхвәлләр сорап.

Юлчыларны озатабыз

Хәерле юл теләп.

 

Яңгырашлы, назлы минем

Туган телем!

Мәңге яшә горур, батыр

Татар телем!

Әмирхан Исхаков,

5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев