Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бабаларыма хат

Исәнмесез, минем өчен якын булган  Газиз һәм Мөстәкыйм бабаларым! Сезгә оныкчыгыгыз Адилә хат яза. Кызганыч, миңа сезне бер тапкыр да күрергә насыйп булмады. Шулай да сез минем күңелемдә...

Исәнмесез, минем өчен якын булган  Газиз һәм Мөстәкыйм бабаларым! Сезгә оныкчыгыгыз Адилә хат яза. Кызганыч, миңа сезне бер тапкыр да күрергә насыйп булмады. Шулай да сез минем күңелемдә.

Сез  дәһшәтле сугышта катнашып, икегез дә Берлинга кадәр барып җитеп, фашистларны җиңеп, исән-сау өйгә әйләнеп кайткансыз.

Мингарипов Газиз бабам, миңа синең турыда оныгың – минем әтием сөйләде. 1908 нче елда Күгәрчен авылында ярлы крестьян гаиләсендә тугансың. Башлангыч белемне Ризаэтдин Зәетов училищесында  алгансың.  1930 нчы елда Кызыл Армия сафларына чакырылгансың. Гаиләдә бердәнбер ир-ат булганга, барлык эшләрне үз өстеңә алып, тормышның әчесен-төчесен татыгансың.

Сугышка кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләгәнсең. 1941нче елның 31нче октябрендә Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алынгансың. 1185 нче укчы полкта ездовой булып сугыш юлын башлап җибәргәнсең. Төньяк-Көнбатыш һәм 2 нче Белоруссия фронтларында сугышып, фашистлар өненә - Берлинга барып җиткәнсең. Газиз бабаем, батырлыкларың өчен “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгәнсең.

Газиз бабаем, син сугыштан 1945нче елның октябрендә мобилизацияләнгәнсең. Туган авылга кайткач, төрле бригада эшләрендә эшләгәнсең, бераз хуҗалык эшләре мөдире вазифаларын да башкаргансың. 1960 нчы елларда, пенсиягә чыкканчы, Күгәрчен Сельпосында каравылчы булгансың.  1984 нче елның  апрелендә вафат булгансың.

Мөстәкыйм бабаем,  син, әниемнең бабасы, 1909 нчы елда Күгәрчен авылында крестьян гаиләсендә тугансың. Кече яшьтән тормыш йөген тартып, иген үстереп, терлек карап чыныккансың, актив комсомол булгансың.  

Биш елга якын Бөек Ватан сугышының үзәгендә булып, Җиңү таңын Берлинда каршылагансың. Кыю, батыр, тәвәккәл артиллерист буларак, “1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы”, “Кызыл Йолдыз” орденнарына лаек булгансың. Сугыш вакытында сез күргән газап-михнәтләр тарих битләренә генә сыймас, мөгаен.

Солдат шинелен салып, тыныч хезмәткә күчкәч, син озак еллар ферма мөдире  булып эшләгәнсең. 1983нче елның августында вафат булгансың.

     Хөрмәтле бабайларым, мин сезнең, ике авылдаш, ике сугыш ветераны, ике яшьти дусның оныкчыгы! Сез яшь вакыттан ук  бик дус булгансыз, икегез авылның ике очында яшәсәгез дә, бер-берегезгә кич утырырга йөрешкәнсез һәм сугышка да бер-бер артлы киткәнсез. Шулай ук икегез дә “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнгәнсез.

Батырларча сугышып, Берлинга кадәр барып җитеп, исән-сау кире әйләнеп кайтуыгыз белән сез бик бәхетле.  Сугыштан исән-сау кайтмаган булсагыз, мин дә булмас  идем. Мин дә, әти-әнием дә, сеңлем дә сезне һәрвакыт искә алабыз,  туганнар белән аралашып торабыз.   Газиз бабаем, синең оныгың Марсель , Мөстәкыйм бабаем, синең оныгың Чулпан – минем әти-әниләр. Безнең туганнарыбыз Татарстан Республикасының төрле шәһәр, район, авылларында яшиләр. Әле алай гына да түгел, Башкорстан Республикасында да туганнарыбыз бар. Шулай ук без алар белән дә бик еш аралашабыз, кунакларга йөрешәбез.

Сез сугышта безнең  гаиләбез, илебез якты, тыныч матур тормышта яшәсен өчен тырыштыгыз. Хәзерге көндә  безнең илебез тыныч, гаиләләр тату, имин гомер итәләр.  Шушы эшләгән батырлыкларыгыз өчен мең-мең рәхмәт! Мин сезнең белән бик горурланам!

Сез исән кайтканга, безнең нәсел дәвам итә. Алар арасында укытучылар, шәфкать туташлары, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, даруханәчеләр һәм тагын күп кенә һөнәр ияләре бар. Алар матур итеп гаиләләр корып, авылыбызга, районыбызга, республикабызга хезмәт итәләр. Сез бүләк иткән тормышыбыз мул, өстебез бөтен, тамагыбыз тук. Рәхмәт Сезгә, Җиңүчеләр, безгә бәхет бүләк итүчеләр!

Әдилә Мингарипова,

Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев