Бабайлар батырлыгы

Бабайлар батырлыгы
Туган илне яклап, яу кырында
Ятып калган күпме бабайлар.
Гомерләрен корбан иткән алар,
Тыныч яшәсен, дип оныклар.
75 ел сезнең батырлыклар
Хәтерләрдә һаман яңара.
Җиңү иртәсендә чәчәк тотып
Баш иябез без дә аларга.
Бөек сугыш турында без
Китаплардан беләбез.
Бабайларның батырлыгын
Хәтерлибез һәммәбез.
Җиңү өчен рәхмәт әйтеп,
Һәйкәлләргә киләбез,
Кочак-кочак чәчәк җәеп,
Без сезгә баш иябез!
Аяз Гыйлазов, Казан, 2 нче татар гимназиясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.