Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

БАКЧАБЫЗДА САБАНТУЙ!

“1 июнь - көтеп алган җәебезнең беренче көне. Бу көн балаларны яклау көне буларак та билгеләп үтелә. Тарихи мәгълүматларга караганда, әлеге бәйрәм беренче тапкыр Җеневада 1925 нче елда уткәрелә башлый...


“1 июнь - көтеп алган җәебезнең беренче көне. Бу көн балаларны яклау көне буларак та билгеләп үтелә. Тарихи мәгълүматларга караганда, әлеге бәйрәм беренче тапкыр Җеневада 1925 нче елда уткәрелә башлый. Бүгенгесе көндә “Балаларны яклау көне”н  30 дан артык ил бәйрәм итә”, - дип яза безгә  Актаныш районы Киров балалар бакчасы тәрбиячесе Шайхуллина Р.А. Тәрбияче беренче июнь көнне үзләрендә узган бәйрәм турында да сөйләп үтә.
“Без дә, Актаныш районы Киров “Тамчы” балалар бакчасы коллективы, сабыйларыбызны куандыру максатыннан “Балалар сабан туе” үткәрдек. Беренче эш итеп, уен мәйданчыгын бизәдек. Билгеләнгән вакытка, балачак җырларын җырлый-җырлый, тәрбияче апалары белән балалар да килеп җитте. Сабан туебыз түгәрәктә җырлы-биюле уен белән башланып китте. Бәйрәмебезне бакча мөдире Ләйлә Ситдик кызы бик күңелле итеп алып барды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп, төрле уеннар да оештырылды. Нәниләр чүлмәк тә ваттылар, көрәштә дә үзләрен сынатмадылар, ә күз бәйләп кисү ярышында исә бер бала да бүләксез калмады! Капчык киеп сикергәндә балаларның тырышлыгына сокланып тордык. Шуны әйтергә кирәк, мәдәният йорты хезмәткәрләренең дә бу чарада өлешләре зур иде, һәрбер бәйге җыр-бию белән үрелеп барды”, - дип яза безгә Шайхуллина Р.А.

“Безнең балачак иле шаулап-гөрләп тора. Алдагы көннәрдә дә шулай аяз күктә кошлар сайрасын, йөзләребезне кояш нуры иркәләсен, сау-сәламәт булып мул тормышта яшәргә язсын!” – ди тәрбияче. Без дә бу сүзләргә кушылабыз һәм киләчәк көннәребезнең тыныч, матур  булуын теләп калабыз!

Илүзә КАСЫЙМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев