Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Балаларны сакла!» ‒ дигән...

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы илебездәге һәрбер гаиләгә кагылган...

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы илебездәге һәрбер гаиләгә кагылган, бәхетле тормышны җимергән. Әниемнең дәү бабасы Мөбәракша Тимершин 1941 елда үзе теләп фронтка китә. Аның артыннан 18 яшьлек улы Бинарис абый да Ватанны сакларга юнәлә. Икесе дә фронттан исән-сау кайталар, бик күп медальләр белән бүләкләнәләр.

Икенче дәү бабам – Шакир Мөлеков – 1942 елда Ленинград фронтында һәлак була. Соңгы фронт хаты 1942 елның 1 маенда килә. “Балаларны сакла!” – дип яза ул хатында. Илебез азатлыгы өчен шәхит киткән Шакирҗан дәү бабам җирләнгән Ленинград өлкәсе Сангово станциясе Липовка авылында туганнар каберен җәйге каникулларда барып күрәсебез килә. Илләребез генә тыныч булсын!

Язилә НУРУЛЛИНА,

Казан, 183 нче мәктәп укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев