Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Балык тотканда

Галиуллина Зәлия, Яр Чаллы, 41 мәктәп, «Ак каурый» әдәби түгәрәге

Кармагымны рәтләтеп,

Киттем әле балыкка.

Күп балык тотам дидем,

Сәлам бирдем тавыкка.

 

Зур  чиләкне кыстырдым,

Сөләүченнәр казыдым.

Күп  балык тотам диеп,

Елгага юлым алдым.

 

Хәйләкәр бу балыклар,

Чиртә дә, ашап кача.

Көн дә төшкә авыша,

Тамак та инде ача.

 

Чү, тукта, чиртә балык,

Карыйм кармакны алып.

Балык мине алдаган,

Качкан ботаклар тагып.

Эх!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев