Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бар табигать Ак мамыкка төренде! - Укучыларыбыз иҗаты

Табигать үзгәрәАлтын көз агачларныТөрле төсләргә манды.Каеннар сап-сары булса,Миләшләр уттай янды.Чылбырдай тезелешеп,Кошлар да китеп барды.Елгалар, күлләр туңып,Көзгегә охшап калды.Озак көттерми генә...

Табигать үзгәрә
Алтын көз агачларны
Төрле төсләргә манды.
Каеннар сап-сары булса,
Миләшләр уттай янды.
Чылбырдай тезелешеп,
Кошлар да китеп барды.
Елгалар, күлләр туңып,
Көзгегә охшап калды.
Озак көттерми генә,
Ап-ак карлар күренде.
Шулай итеп, бар табигать
Ак мамыкка төренде.
Нәфисә Вәлиева, Актаныш, 1нче мәктәп

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев