Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Батырларыбызны беләбезме?

"Яшьтәшләрем үзләре яшәгән урам исеме белән кызыксына микән?" - дип сорый Мөслимнән Лиана Хәбибуллина.

Безнең Мөслим гимназиясендә белем һәм тәрбия алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Укытучыларыбыз да төпле белем, яхшы тәрбия бирү өчен армый-талмый эшлиләр. Класс җитәкчебез Чулпан Шәймөхәммәтова безнең өчен икенче әни кебек.
Яшьтәшләрем кебек, безнең өчен тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланып каласым килә. Дәресләр бетүгә Сәнгать мәктәбенә ашыгам. Анда безне, ягымлы елмаеп, укытучыбыз Мөршидә апа Әхмәтҗанова каршы ала. Ул безгә вокал дәресләре бирә, дөрес һәм матур җырлау серләренә өйрәтә. Без, аның укучылары, "Йолдызлык" фестивальләрендә, район һәм зона конкурсларында катнашабыз, призлы урыннар алабыз.
Гомумән, бу тормышта мине бик күп әйберләр кызыксындыра: Мөслимебездә көн саен диярлек булып торган яңалык һәм үзгәрешләр дә, җирлегебездәге тарихи урыннар да. Яшьтәшләрем үзләре яшәгән урам исеме белән кызыксына микән? Ә мин Бəдыйк Салихов урамында яшәвем белән чиксез горурланам. Каһарман якташыбызның тормыш һәм хезмәт юлы, сугышчан батырлыгы турында Мөҗәһит абый Әхмәтҗановның "Данлы Дусай" дип исемләнгән китабыннан укып белдем. 2018 елның май аенда "Авыл утлары" газетасында басылган Бəдыйк Салихов турындагы язма да герой хакындагы мәгълүматларны тулыландырырга ярдәм итте. Ул материалны да үземдә саклыйм.
Ә кем соң ул Бәдыйк Салихов?
Бәдыйк Мөхәммәт улы Салихов 1910нчы елның 28нче февралендә Мөслим районы Теләнче (хәзерге Октябрь) авылында туа, 4 класс белем ала. 1922нче елдан Дусай авылында яши башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.
1946нчы елда ул туган якларына исән кайта. Дусай авылында колхоз рәисе булып эшли. Фронтта алган яралары аркасында, 1956нчы елда батыр сугышчы вафат була.
Дан орденнарының тулы кавалеры, башка сугышчан бүләкләр иясе Б.Салихов турында эне-сеңелләремә да сөйлим. Ә 7 яшьлек Шамил энем: "Үскәч, мин батыр солдат булачакмын", - ди. Ә мин: "Безгә сугышлар күрергә язмасын, кан коюлар кабатланмасын. Илебез халыклары тыныч, бәхетле тормышта яшәсен!" - дип телим.
Лиана Хәбибуллина, Мөслим гимназиясенең 10А сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев