Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Белем бит ул бар йозакка ачкыч була! - "Канатлы ат"

СарыКояш сары,Чәчәк сары,Комлыктагы балчык сары,Үземнең чәчем сары -Нигә бөтен җир сары?Мин беләм:Мин сары яратканга,Бөтен җир шары сары!УздырганКар–буран, ураганБөтен җирне туздырган.Ә безнең Алия,Ал...

Сары
Кояш сары,
Чәчәк сары,
Комлыктагы балчык сары,
Үземнең чәчем сары -
Нигә бөтен җир сары?
Мин беләм:
Мин сары яратканга,
Бөтен җир шары сары!

Уздырган
Кар–буран, ураган
Бөтен җирне туздырган.
Ә безнең Алия,
Алардан да уздырган!
Белем
Белем кирәк укытучыга,
Белем кирәк механикка,
Белем кирәк балаларга,
Белем кирәк бар кешегә!
Белемсез яшәп булмый һич тә,
Белем бит ул бар йозакка ачкыч була!
Чыпчык
Сандугач матур сайрый дип,
Хурламагыз чыпчыкны.
Ул да бит бик тырыша,
Табарга безнең көйне.
Сандугач, сайрый-сайрый да,
Бер минут: оча - китә.
Ә безнең чыпчык тырыш:
Көннәр буе ул килә.
Гарифуллина Алия,
Балтач районы, «Салавыч күппрофильле лицее»ның 5нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев