Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бергәләп газета-журнал укыйбыз

Гаилә – җылы якты учак. Ул яктылыктан безнең барыбызга да бик рәхәт. Укудан, эштән кайткач, яңалыклар турында сөйләшәбез.

Ял көннәре дә күңелле үтә. Әни белән бергәләп өчпочмаклар пешерәбез. Өебезгә хуш исләр тарала. Ә кич белән газета-журналлар укып ял итәбез.

Энемә унбер яшь. Ул«Салават күпере»н ошата. Мин «Сабантуй» журналын алдырам. Журналны укып кына калмыйча, үзем дә мәкаләләр язып карыйм, куар кодлар аша төрле кул эшләренә өйрәнәм.

Әбиебез лаеклы ялда, шулай да ул район хәбәрләре белән гел кызыксынып тора. Әнием Алинә мәктәптә эшли. Ул да газета-журналларны укырга ярата.

Без китаплар да күп укыйбыз. Кайчагында энем белән чиратлап кычкырып та укыйбыз, шулай. Алай күпкә кызыграк. Әнием почтада эшләүче Ләйсән ападан язылу вакытын белешеп кенә тора: аннары языласы газета-журналларны бергәләп сайлыйбыз. Почта килгән көн бер бәйрәм кебек.

 

Руфинә Гарифуллина, Арча районы Түбән Аты мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев