Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Без булдырабыз!

Бию – ул искиткеч бер дөнья. Мин биергә бик яратам.

Һәр биюне башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәк. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша бию шатлык чыганагына әйләнә. 7 апрель көнне без – үрнәк балалар коллективы хореография ансамбле «Яз» (Яр Чаллы шәһәренең 17 нче санлы балалар хореография сәнгате мәктәбе) Казан шәһәрендә «Алтын лира» Халыкара сәнгать конкурсында катнаштык.
Җитәкчебез Зәкиева Рәсимә Зәкәрияевна – иң яхшы укытучы. Без беренче дәрәҗә Дипломнар һәм 2 кубок белән бүләкләндек.
Барлык дусларымны конкурста лаеклы җиңүебез белән котлыйм! Безгә ирешкәннәребездә тукталмаска, һәрвакыт алга барырга кирәк. Уңышка ирешү юлында безгә һәрчак бәхетле йолдыз балкысын!
Элиза Вәҗетдинова, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең 1 А сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев