Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Без дә бәйрәм итәбез

Без лицеебызда бәйрәм чараларын дистанцион рәвештә үткәрәбез.

Билгеле булганча, быел ТАССР төзелүгә 100 ел. Ләкин, кызганыч, әлеге юбилей дата белән бәйле массакүләм чаралар кичектерелә. Ә бит ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планында дүрт юнәлеш буенча 75 (!) төп чара каралган. Әлбәттә, алар барысы да уздырылачак, тик соңрак.

Без исә лицеебызда бәйрәм чараларын дистанцион рәвештә үткәрәбез. Бу – туган ягыбызга багышланган дәресләр, шигырь уку, рәсем бәйгеләре, сыйныфтан тыш чаралар, викториналар һәм башкалар. Аларны туган тел һәм әдәбияты, тарих укытучылары әти-әниләр белән берлектә үткәрәләр.

Шигырь укучылар бәйгесендә татар балалары белән берлектә, рус балаларының да актив катнашуы – үзе бер куаныч.

Республика күләмендә дә әлеге юбилей датага караган бик күп кызыклы конкурслар уза. Укытучылар анда балаларны гына катнаштырып калмыйча, үзләре дә бик теләп катнашалар.

Билгеле, туган җиргә, туган җир төшенчәсе аша туган халкыңа, аның үткәненә һәм бүгенгесенә, теленә һәм, гомумән, яшәү рәвешенә карата укучыларда хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү - тел һәм әдәбият дәресләренең асыл максатыдыр. Без туган йортыбыз – Татарстанга мәхәббәтне һәр дәрестә тәрбиялибез һәм тормышка ашырабыз. Үз илен, үз өен, үз ана телен яраткан бала гына үзенең туган җире белән горурлана, аның өчен җаваплылык хисе тоя ала.

Гөлнар ГАЛИЕВА,

Түбән Кама шәһәре 35 нче лицееның туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев