Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Безнең гаилә – үрнәк гаилә

Безнең гаиләбез әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне онытмыйча дәвам итә.

Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим дип башлыйсым килә минем бу язмамны, чөнки әбием шулай өйрәтте. "Нинди генә эш башласаң да, балам, шушы сүзләр белән башла", – дип әйтте.

Минем гаиләмдә һәркем туган телебездә сөйләшә. Туган телдә сөйләшү, үз телебезне саклап калу – ул безнең төп бурычыбыз, дип саныйм мин.

Безнең гаиләбез әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрне онытмыйча дәвам итә, Коръән ашлары уздыра. Туганнарны, дусларны үз йортыбызда җыярга тырышабыз, ачык йөз белән, тәмле ризыклар пешереп каршы алабыз. Безнең йортыбызда беркайчан да кеше өзелеп тормый.

Карт әбием шигырьләр яза. Мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә әбием үзенең "табадан яңа төшкән" шигырьләре белән сөендерә. Аның шигырьләре, туганнарыбыз әйтмешли, гадилеге белән аерылып тора. Әбиемнең шигырьләрен тыңлаганда мин үзем өчен һәрвакыт нәтиҗә ясыйм. Аның шигырьләре кешеләргә һәрвакытта да тәмле сүзле, игътибарлы  булырга өйрәтә. Кечене кече итәргә, олы кешегә карата ихтирамлы, игътибарлы булырга өйрәтә ул безне. “Беркайчан да кешегә каты кагылма, балам, начарлыкка да яхшылык белән җавап бир!” - ди әбием. 

Безнең туган шәһәребез Азнакайны да әби үз шигырьләрендә чагылдыра:

Азнакаем

Азнакаем, яшәтәсең

Көч бирәсең җаныма.

Сокланам һәм горурланам

Игенле кырларыңа.

 

Синдә туган, синдә үскән,

Синдә гомер кичкәннәр.

Тагын килер җаны түзми

Сине күреп киткәннәр.

 

Кайда китсәм, кайтып керсәм,

Сокланам гөлләреңә.

Эшең барсын, даның артсын

Алдагы көннәреңдә.

 

Азнакаем, һәрчак шулай

Яшә уңышлар яулап,

Бердәм яшәсен халкым да

Тик берсен-берсе аңлап.

Әбием миңа бишек җырларын өйрәтә, ул безне дә шушы бишек җырлары җырлап йоклаткан.

Әбием әйтмешли, миңа да  әбиемнең шигырь язу сәләте күчкән. Үзеннән үзе шигырь юллары чыгара алам. Әбием минем бик матур итеп чиккән. Мин дә чигү серләренә өйрәнеп киләм. Әбием яшь чагында чиккән кул эшләрен музейга тапшырды. Шәһәребездә музей бар, анда мине әбием алып бара. 

Язмамны әбиемнең шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Ярдәм ит син кешегә

Эшең булып, сау сәламәт,

Һәркөн бар син эшеңә.

Мөмкин булса, булдыралсаң,

Ярдәм ит син кешегә.

 

Юктыр аның бер туганы,

Юктыр бәлки баласы.

Алдан белмисең язмышны,

Мәңге ялгыз каласың.

 

Шундыйларга бик тә кирәк

Безнең ярдәм, җылы сүз.

Исән-имин йөргән чакта

Бар син аңа, чыда, түз.

 

Андыйлар бит күп дөньяда,

Тилмереп гомер итә.

Ялгыз башы уй хисләрен,

Бер үрә дә, бер сүтә.

 

Авыр булмас, әйләнеп кайт,

Сораштыр аның хәлен.

Менә шунда бер Аллаһым

Сиңа бирер әҗерен.

 

Ясминә Дәүләтшина,

Азнакай шәһәре 4нче лицееның 2Б сыйныфы укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев