Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бүген – Тукай көне

26 апрель – Габдулла Тукайның туган көне

Тукай ае – моң-наз уралган мәл

Яз. Бөреләрнең тулган чагы.

Көләч кояш назлы җылыта.

Тик барыбер апрель – Тукай ае –

Күңелләрдә сагыш кузгата.

 

Йөрәкләрдә дәрт уянган мизгел,

Яшел төсләр арткан бу заман.

Язның ямьле, гүзәл айларында

Тукай тәүге авазын салган.

 

Апрель. Җанга моң-наз уралган мәл.

Табигатькә һәркем соклана.

Бөек шагыйребезгә хөрмәт

Йөрәкләрдә безнең саклана.

 

Бөек шагыйрь –Тукайны олылап,

Кошлар моңын үрә бар тараф.

Бар хезмәтен күрә, данлый халык,

Дөньяларда юк ла битараф.

 

Тукай кыйбла бирде мирас итеп,

Канатыбыз һич тә талмасын.

Ихтыярлы, көчле, диеп халкы

Өстән карап безгә сокланын!

Зилә Гатиятуллина, Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, "Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

 

Тукайны олылап

Апрель ае. Кояш янә

Бар җиһанга нурын өләшә.

Кошлар җырына төренеп,

Яфраклар да янә серләшә.

 

Апрель ае. Нинди ямьле

Тукаебыз туган бу вакыт!

Һәйкәленә гөлләр сарган,

Моң агышын булмас туктатып.

 

Күңелләрнең нечкә кылларында

Яши хөрмәт Бөек Тукайга.

Һәр яз саен аны сагынып,

Тургай җырлый күмелеп моң-зарга.

 

Бу моң гади генә түгел,

Аңа сыйган халык язмышы.

Тукай – кояш кебек, халкыбызның

Асылташы, язгы балкышы!

Лилия Сагындыкова, Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы

 

Бәйрәм бүген

Бүген бәйрәм, шатлык бүген,

Тукай абый туган көн!

Ул безгә дип багышлаган

Шигырьләрен һәм көчен.

 

Аннан дәрт һәм илһам алып,

Без дә шигырь язабыз.

Шигырьләрен ятлап аның,

Яшәү көче алабыз.

 

Каян илһам алгандыр ул?

Күпме мәгънә сүзләрдә!

Һәрвакыт яшь, даһи булып

Сакланыр ул йөрәктә.

 

Тукай абый

Тукай абый, син бит ятим булып,

Әти-әниеңсез үскәнсең.

Шуңа күрә тормыш авырлыгына да,

Тешең кысып, бик-бик түзгәнсең.

 

Яраттык без синең әкиятләрне,

Җырларыңны бик күп тыңладык.

Һәр язылган әсәреңне укып,

Тормыш тәҗрибәсе тупладык.

Камилә Шагитова, Лаеш районы Пәрәү урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

 

Тукайның тормыш юлы

Бөек шагыйрь Габдулла

26 нчы апрельдә туа.

Дүрт яшендә бу бала,

Әти-әнисез кала.

Зиннәтулла бабасы

Аны үзенә ала.

Тик була шул ул анда

Кирәксез, артык бала...

Шуннан китә Казанга

«Печән» дигән базарга.

Мөхәммәтвәли абый

Ала аны асрауга.

Ни кызганыч, алар да

Авырый, карый алмый.

Кире кайта Габдулла

Өчиле авылына.

Аннан китә өч елга

Кырлай дигән авылга.

Сәгъди абыйлар аңа

Уку-язу өйрәтә.

Өйдәге кул эшләренә

Әкренләп кереп китә.

Ятим бала-сабыйны

Апасы эзләп таба.

Бик авыр балачак чоры

Шул көндә тәмамлана.

“Мотыйгия” мәдрәсәсе

Төпле биремнәр бирә.

Инде бөек Тукаебыз

Берничә телне белә!

Яшәсә дә рәхәттә ул,

Туган як сагындыра.

Җаек белән саубуллашып,

Кабат Казанга кайта.

Инде ул шигырьләр яза,

Яза ул мәкаләләр.

Бик күп дуслар-язучылар

Була аңа иптәшләр.

Ничек каты чирләсә дә,

Авыртуын белгертми.

Шигырь язу, тәрҗемәне

Һич кенә дә киметми.

Ни ызганыч, үпкә чире,

Ала аны мәңгегә.

Юк, үлмәде ул,

Мәңге яши

Һәр татарның күңелендә!!!

Рәхмәт сиңа, бөек шагыйрь,

Матур шигырьләр өчен!

Син аларны бастыруга

Биргәнсең бөтен көчең.

“Туган тел”не без җырлыйбыз,

Шулай телне зурлыйбыз.

Дөньяда күп нәрсәне без

Тукай кадәр белмибез...

Булат Мәгыйзов, 

Казан шәһәре.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев