Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Борчымаска сүз бирәм

Мин бөтен укытучыларымны яратам, ләкин бүген аеруча якын булган татар теле укытучысы турында язасым килә.

Мин бөтен укытучыларымны яратам, ләкин бүген аеруча якын булган татар теле укытучысы турында язасым килә.

Иң яраткан дәресем – татар теле һәм әдәбияты. Минем өчен иң күңелле, мавыктыргыч дәрес ул. Укытучыбыз Лилия апа нинди генә кызыклы алымнар уйлап тапмый. Аның һәр дәресен көтеп алам. Дәреснең ничек үткәнен сизми дә калам.

Хәзер мин рәхәтләнеп татарча яза, укый беләм. Татарча җырларга, биергә өйрәндем, чөнки укытучы апам үзе матур итеп җырлый да, бии дә.

Лилия апабыз оста мөгаллим генә түгел, бик оста итеп тортлар да пешерә. Каян белдең, дисезме? «Татар халык ашлары» темасын үткәндә булды бу хәл. Укытучым безне үзе пешергән торт белән сыйлады. Аның тәәәәмлелеге, әле дә тел очымда тора!

Укытучыма булган хөрмәтем көннән-көн арта бара. Шундый мөгаллимәдә татарча укуым белән горурланам!

Укытучыма сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телим. Дәресләрдә аны борчымаска сүз бирәм. Бик тә, бик тә яратам мин Лилия апаны!

Аяз Гыйззәтуллин,

Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев