Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бөрбаш күчтәнәче

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе укучылары иҗаты

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбе укучылары иҗаты

 

Уңган әбием

И әбием, әбием!

Син бит шундый уңгансың!

Җитмеш яшькә җитсәң дә,

Беркайчан тик тормыйсың.

 

Минем әбием гел эштә –

Утынын да яра ул,

Тәмле ашлар пешерә,

Мунчасын да яга ул.

 

Казларны алып кайта,

Кибеткә дә йөгерә.

Чүпләрне дә җыя ул,

Бар эшкә дә өлгерә!

Раян Хәбибуллин,

5 нче сыйныф укучысы.

 

Сеңлем

Сөйкемле, шаян сеңлем бар,

Күп һөнәрләргә ия.

Саф, ихлас күңелле ул –

Исеме дә Сафия.

 

Безгә кунакка килгәнен,

Көтәм мин бик зарыгып.

Килгәч, битен алам үбеп,

"И-и, сеңлем килгән", – диеп.

 

Кечкенә генә булса да,

Сафия бик тырыша.

Әле уенчыклар җыя,

Әнисенә булыша.

 

Балалар бакчасына ул,

Йөри калмыйча бер көн.

Сөйкемле булгангадырмы,

Ярата аны һәркем.

 

Ул киткәндә моңсу була,

“Тагын кил!” – диеп калам.

Җавабы бигрәк матур шул:

“Килермен, алма апам!”

Камилә Мөхетдинова,

6 нчы сыйныф укучысы.

 

Газиз телем

Чиста итеп, саф татарча сөйлим,

“Кем өйрәтте?”– диеп сорама.

Бишектән үк аны ишеткәнмен,

“Әннә”, “әттә” дип тел ачылган.

 

Газиз телем – зур байлыгым минем.

Сөйлим, җырлыйм туган телемдә.

Ана телем – чиксез зур шатлыгым,

Халкым моңы – минем күңелемдә.

Рамилә Каримова,

5 нче сыйныф укучысы

 

Көз

Менә көз дә килеп җитте,

Җылы җәй үтеп китте.

Баш очымда әйләнгәләп,

Торналар очып үтте.

 

Җәйнең ямь-яшел төсләрен

Алмаштырды сары төс.

Салкын яңгырлар яуганда,

Тышта бик тә күңелсез.

 

Агачларның яфраклары

Сап-сары төс алдылар.

Әкрен генә җилдә уйнап,

Җиргә дә коелдылар.

 

Көз инде бар патшалыкны

Үз кулларына алган.

Үзе узган һәрбер җирне

Алтынсу төскә манган.

Сәйдә Насибуллина,

5 нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев