Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Бөрбаштан сәлам

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларыннан гаҗәеп җылы хат алдык.

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучыларыннан гаҗәеп җылы хат алдык. Әлеге мәктәптә апрель ае экология айлыгы дип игълан ителгән. Укучылар рәсемнәр ясаган, гөлләр утырткан, сыерчык оялары ясап элгән, китаплар укыган. «Сабантуй» – иң яраткан журналыбыз, диләр. Укучыларыбызның иҗади эшләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Табигать гүзәллеге

Табигатьнең һәр фасылы

Үзенчә матур, серле.

Гүзәл дә ул, сихри дә,

Гаҗәеп, төрле-төрле.

 

Кышын көмеш карлар ява,

Җәен кояш кыздыра.

Көзге урман – сары офык

Күзләрне чагылдыра.

 

Язны ямьләп җылы яктан

Тезелеп кошлар кайта.

Ләйсән яңгыр җир өстенә

Шатлык һәм моң тарата.

 

Мул уңышлы көзләрендә

Басулар сыен бирә.

Агач-куак җимешләрдән

Сыгылып башын ия.

Динә Галиуллина

 

Табигать – туган йортым

Һәр көн иртән сызылып кояш чыга,

Сандугачлар моңлы җыр суза.

Эшчән бал кортлары, безелдәшеп,

Урман өсләреннән юл уза.

 

Күбәләкләр җитәкләшеп оча,

Аллы-гөлле  матур болында.

Әни үрдәк, бәбкәләрен тезеп,

Юл аладыр инеш буена.

 

Бака-бакылдык та оеп утыра,

Камыш төбен сөеп, сыенып.

Су өстендә уйный кояш нуры,

Матур көнгә гүя сөенеп.

Диләрә Галиуллина

 

Азалия Зарипова рәсеме

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев