Чыңлады соңгы кыңгырау

Чыңлады соңгы кыңгырау,
Онлайн гына булса да.
Күңелне төшермик әле,
Бәйрәм өйдә узса да.
Без быел дүртне төгәлләп,
Бишенчегә күчәбез.
Башлангычны тәмамладык,
Ни дисәң дә, үсәбез!
Дүрт ел буе мөгаллимә,
Укытты мактап, сөеп.
Аз гына авырып китсәк,
Йөрде ул янып-көеп.
Өйрәтте ул, белем бирде,
Аямады үз-үзен.
Кирәк чакта безнең өчен,
Яклап әйтте үз сүзен.
Рәхмәт сиңа, укытучым,
Бар якшылыгың өчен!
Бирдең бит син безнең өчен
Кызганмый бөтен көчең!
Азалия Минибаева,
Бөгелмә районының Татар Димскәе мәктәбе укучысы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
-
«Тәлинкә җайдагы» 20 гыйнвар – Диджей көне