Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Дүрт аяклы дустым

Минем дүрт аяклы дустым бар. Ул – әрлән.

Минем дүрт аяклы дустым бар. Ул – әрлән. Мин аны һәр көнне кич белән ашатам, атнага бер мәртәбә өен җыештырам. Кич белән мин йокларга яткач, ул уйный башлый: авызына агач чүбе кабып, өенә ташый, барабанда йөгерә. Ул барабанны шундый кызу әйләндерә! Беренче вакытта мин әрләнне шул рәвешле электр тогы чыгара дип уйладым. Шуңа да аңа Теслик дип исем бирдем.

Ильяс Йосыпов,

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 1 «Б» сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев