Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

«Дуслык» җиңде!

23 февраль – Ватанны  саклаучылар көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә спорт уеннары үткәрелде.

23 февраль – Ватанны  саклаучылар көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә спорт уеннары үткәрелде. Иң беренче булып укытучы апалар һәм кызлар бәйрәм белән котладылар. Ә аннары ике командага бүленеп ярыштык. Безнең команда – «Дуслык», ә көндәшләрнеке «Бөркетләр» иде. Мин төркемнең командиры булдым. Уеннарда җитезлекне, тапкырлыкны, бердәмлекне күрсәттек. Нәтиҗәдә, без җиңү яуладык! Ярышлар тәмамлангач, хәрби-патриотик айлыкка йомгак ясалды. Һәр укучы диярлек мактау кәгазьләре һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде. Бәйрәмебез бик күңелле үтте.

 

Басыйр Гайнанов,

Алабуга районы Морт мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев