Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Эше барның – ашы бар.

Туган авылым Уразай Чатыр тау итәгенә урнашкан. Зурлыгы, чисталыгы, ике мәчете белән генә түгел, кешеләренең тырыш, ярдәмчел булуы белән дә аерылып тора ул. Кайчандыр авыл хуҗалыгы гөрләп торган, газета-журнал битләрендә макталып яшәгән авылымда да үзгәрешләр күп булды. Тик авылның төп байлыгы – аның хезмәт сөючән кешеләре ич... Бүгенге язмам да шундый кешеләрнең берсе турында.

Әнисе  Мөшәрәфә апа юлыннан китеп укытучы һөнәрен сайлаган авылдашым Хәйртдинов Хәмит Авзалетдин улы Азнакай шәһәренең 8 нче мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме, тормыш иминлеге нигезләре фәннәрен укыта. Аның тагын бер һөнәре бар – ул мавыктыргыч та, кызыклы да умартачылык белән шөгыльләнә.
Балны кем генә яратмый икән? Умартачының эше дә җиңел кебек: кортлар бал җыялар, ә син  кил дә,  әзер продуктны алып кит. Ләкин барысы да алай  җиңел генә  түгел икән шул.
 «Умартачы төрле яклап белемле, бигрәк тә биология предметын,  бал кортлары организмының тәртибен һәм төзелешен тасвирлый торган бүлекләрен, бал кортлары тормышының барлык нечкәлекләрен, аларны карау кагыйдәләрен, хәтта умарталарны дәвалау ысулларын яхшы белергә тиеш. Ботаниканы яхшы белү дә умарта өйләрен дөрес җиргә, үләннәр төрен белеп  урнаштырырга ярдәм итә. Умартачылык белән шөгыльләнү минем күңелемә ял бирә. Бал кортлары турында күп укыйм, таныш умартачылар белән киңәшләшәм, фикерләшәм. Умартачының эше ел әйләнәсе бетми. Кышка, язга әзерләү, тукландыру, саклау, авыруларга каршы көрәшү – һәрдаим игътибар, хезмәт, вакыт таләп итә. Бал кортлары минем өчен укучыларым кебек – ярату, кайгырту, игътибар сорыйлар», – дип елмая Хәмит абый. Халык та хәзер балның файдасын белеп, яратып куллана. Шуңа күрә аңа сорау да күп.
Дөрес, бу хезмәтне башкарганда ул  гаиләсенең дә ныклы ярдәмен тоя. Хатыны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Әзгәр кызы белән гаиләдә ул һәм кыз тәрбиялиләр. Икесенә бер һөнәр сайлаган Хәйртдиновлар хезмәтләреннән тәм табып, тормышны яратып яшиләр.

 

                     Искәндәр Шәмсиев,  Азнакай гимназиясе, 6 нчы сыйныф укучысы.                                                                                                                                                        


    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев