Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Фестиваль

Саба гимназиясендә бәйрәмнәр һәм йолалар фестивале узды. Без дә әлеге фестивальдә сыйныфыбыз белән бик теләп катнаштык.

Сыйныф җитәкчебез Инзилә Илнаровна белән бик нык әзерләнеп, татар халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола уеннарын, гореф-гадәтләрен күрсәттек. Гасырлардан – гасырга, буыннан – буынга, әби – бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән – балаларыбызга гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз тапшырылып һәм бүгенге көнгә югалмыйча, онытмый сакланып килгән. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Аулак өебезне «Йөзек салыш», «Капкалы» уеннары белән дәвам иттек. 

Әмирхан Миңнуллин, Саба районы, Байлар Сабасы, 2 Г сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев