Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Җиңү җыры безнең йөрәкләрдә! - Укучыларыбыз иҗаты

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты белән таныштырабыз. (Җитәкчеләре Вагыйзова Гөлия Наил кызы.)Бәйрәм көтәбез! Бөек Ватан сугышыСеңгән халык хәтеренә.До...

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” түгәрәге иҗаты белән таныштырабыз.
(Җитәкчеләре Вагыйзова Гөлия Наил кызы.)



Бәйрәм көтәбез! 


Бөек Ватан сугышы
Сеңгән халык хәтеренә.
Дошманнарга нык торыйк,
Кермәсен башка илемә.
Җиңүнең нурлы тавышы
Тарала илләрдән иләргә.
Рәхмәт сезгә,  без яшибез,
Кояшлы җиңүле көннәрдә.
Газизуллина Азалия, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү  тантанасы                    


Илем шатлана, күңел рухлана!
Бүген тантана – Җиңү бәрәме!
Бар да агыла мәйдан ягына,
Кулларда безнең чәчәк бәйләме
 
Бүген тантана – Җиңү бәрәме!
Медальләр чыңлый... Алар аз калды...
Мәйданда бәйрәм бигрәк тә ямьле -
Илебез зурлый ветераннарны!
Асылгәрәева Риана, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү җыры                                


Җиңү җырлары уятты  таңнарда,
Мәңгелектә  калды моңнары.
Җуелмаслык булып тарихларга керде,
Халкымның  җиңү җырлары.
 
Язлар саен безгә җиңү килсен,
Ветераннар озак, сау яшәсен!
Язлар саен безгә шатлык иңсен,
Илем чәчәкләргә төренсен.
Рафикова Алинә, 4В сыйныфы укучысы.


Тынычлык телибез                     


Сугыш күптән бетте инде,
Ел да Җиңүне бәйрәм итәбез.
Иң изге теләкләребезне
Ветераннарга бүләк итәбез.
 
Тынычлык без бик телибез,
Булмасын һич сугышлар.
Күгебез аяз булсын,
Имин булсын тормышлар.
Закирова Әдилә, 4В сыйныфы укучысы.


Җиңү килде


Җиңү килде елмаеп һәм көлеп,
Нур балкыды һәрбер йөздә дә.
Йөрәк түрләренә керде үтеп,
Шатлык яше барлык күздә дә.
 
Җиңү килде бик зур бәхет булып,
Кошлар җыры аяз күкләрдә.
Кала, зур авыллар калкып чыкты,
Берләштеләр барлык илләр дә.
 
Җиңү килде! Дүрт ел буе көтеп,
Тилмереп беткән күңелләргә.
Барча кеше янә җиң сызганып,
Тырыштылар илне ямьләргә.
 
Җиңү килде! Күпме киртә үтеп,
Халкым лаек биек үрләргә.
Илне саклап, сиратларны кичеп,
Көрәшчеләр керде гүрләргә.
 
Җиңү килде! Саклыйк аны диеп,
Эндәшикче барлык телләрдә!
Тынычлыкта яшик! Дошман килеп,
Кызыкмасын безнең җирләргә!
Вагыйзова Гөлия Наил кызы, ана теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев