Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Җиһан йолдызы

Һәркемнең тормышы әниле булсын! Алар – җиһан йолдызы.

«Әни» диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз! Һич ярамый

«Әни» сүзен таптарга.

Шагыйрә Зәкия апа Туфайлова шигыре. Нинди матур, мәгънәле, күңелгә якын шигырь юллары!

«Әни» – иң кадерле сүз. Бу сүзне ишеткәч, йомшак куллар, тәмле сүзләр, ягымлы караш күз алдына килә. Синең өчен бар нәрсәгә дә әзер булган кеше бит ул әни. Әниемнең җылы, йомшак куллары мине иртән иркәләп йокыдан уята. Нинди кадерле мизгелләр!

Мин әниемне бик яратам. Барлык әниләргә дә саулык телим. Һәркемнең тормышы әниле булсын! Алар – җиһан йолдызы.

Алсу Әгъләмова,

Яр Чаллы шәһәре 54 нче татар гимназиясенең 5 "Б" сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев