Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Имән теш

Шәвәлинең теше төште...

Имән теш


Шәвәлинең теше төште,
Сүзләр чыга сызгырып.
Исән тешләр арасыннан
Җилләр уйный ыжгырып!

Елмаеп көлә әтисе:
«Яңасын, әйдә, куйыйк!
Сиңа дигән таза тешне
Имән агачтан юныйк!»

Нәрсә әйтер ахир Вәли,
Түбән оч Сәфәргали?!
Кичә Казаннан кайткан
Күрше кызы Милани?!

Шәвәли бик нык уйлана,
Йоклый алмый кич-иртә.
Имән чыннан да нык, таза,
Тик авызда ул бүртә!

Марсель Шарапов,

Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев