Кадерле кешемә
Әниемә багышлана
Карлы кыш көнендә Кәчедә көнкүрешкә килгәнмен. Кадерле кешем кеп-кечкенә кызчыгын куанычыннан кулларына күтәргән. Кызына карап көлемсерәп куйган. Куанырсың! Көткән кызы көнкүрешкә килгән. Кечкенә кыз кайчакларда көйсезләнгән, күңелсезләнгән. Кадерле кешем көнгә кырык кат кырыема килгән, кулларында күтәргән, көйләр көйләгән. Курыкканда килеп кочаклаган, куенына керткән. Кайчакларда кечкенә кызына кызыклы китаплар күрсәткән. Кибетләргә кергәч, киемнәр күтәреп кайткан. Кызының кызык күренешләрен карточкаларга керткән.
Кадерле кешем кояш кебек көләч. Кайчакларда киңәшчем. Калада кечкенәләрне карый.
Кадерле кешемне котлап кулъязма куйдым. Кулъязмамны күргәч куанганын күрсәгез! Күзләремә карап, куанычыннан кысып-кысып кочаклап куйды. Көнкүрешкә килгән көнемдә кайнар котлый, каралты-курабызда корпоратив кора.
Кадерле кешем күп көннәр картаймасын, көлсен, күңелсезләнмәсен, кайгылар күрмәсен, күңелле күренешләрне күп күрсен. Киләчәктә кадерле кешемә күп куанычлар китерермен: кызыклы кулъязмаларымны күбәйтермен. «Кулъязмалар куя каләмем» китабымны калынайтып, көнкүрешкә кертермен. Китапларымны китапханәләргә куярлар. Конкурсларда катнашып, кәгазьләр, кайчакларда кубоклар күтәреп кайтырмын. Казанышларым кадерле кешемнең күңелен күтәрерләр.
Илгизә Шигабиева, Арча районы Кәче мәктәбе, 4 нче сыйныф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев