"Канатлы ат" - укучыларыбыз иҗаты

Болыт
Әллә каян килеп чыкты
Кечкенә генә болыт.
Бик кыска гына арада
Китте җир өстен юып.
Ләйсән Хәбибуллина, Ютазы
Сүз
Тәмле дә ул, ачы да ул,
Озын да була ала.
Уйламыйча әйткәннәре
Күңелгә яра сала.
Сүз чыпчык түгел, тоттырмый -
Бер очып китсә әгәр.
Шул сүзләр өчен җавапны
Бирерсең аннан, мәгәр.
Әдилә Ибәтуллина, Кайбыч


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.