Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Каникулны ничек күңелле итеп үткәрергә?

Менә, ниһаять, көтеп алган каникул да килеп җитте. Аны ничек үткәрергә икәнен хәзер сөйлим.

Менә, ниһаять, көтеп алган каникул да килеп җитте. Аны ничек үткәрергә икәнен хәзер сөйлим.


1. Урамда – көз. Яңгыр. Самокатта, велосипедта йөреп тә булмый. Шуңа күрә мин сезгә кинога барырга киңәш итәм. Кызыклы фильм яки мультфильм сайлап, рәхәтләнеп кәеф күтәреп кайтачаксыз.
 2. Зоопаркка барыгыз. Җәнлекләр дөньясы бик кызык. Мәсәлән, Казан зоопаркында маймыл, крокодил, фламинго, зебра, күркә, елан, ташбакаларны күрергә мөмкин. 
3. Әгәр дә сез су яратасыз икән, аквапаркка яки бассейнга бара аласыз. Анда коенып, таулардан төшегез. Кешегә судан бик рәхәт булып китә. Су иммунитетны да күтәрә.
4. Мәдәни чаралар турында да онытмагыз. Музейда күп яңалык белерсез. Шәхсән үземнең Казан Эрмитажы, Тукай музее, Милли музейда берничә тапкыр булганым бар.
5. Югары тизлек яратасыз икән, картингка барырга кирәк. Форсаж картинг үзәге түбә астында, шуңа күрә анда рәхәтләнеп йөрергә мөмкин. Шулай ук сәүдә үзәкләрендә электрокарлар эшли. Аларда да сезгә ошаячак. 
6.Каникулда саф һавада булырга онытмагыз. Шулай ук китап укырга да вакыт табыгыз.

Яхшы яллар сезгә!

Сабир Сәфәров,

Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Сабир

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яхшы киңәшләрең өчен рәхмәт, Сабир! Әлбәттә, аларга колак салырбыз. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп уздырасы килә.