Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күңеле дә чәчәк кебек

Фәния апа Кәримованың осталык дәресендә катнаштык.

Һәркемнең яраткан шөгыле була. Шуның белән кеше күңеленә тынычлык таба,юана. Элек-электән үк әбиләребез вакытларын бер дә бушка уздырмаганнар – кул эшләре башкарганнар.

Күптән түгел без дә челтәр энәсе белән матур-матур чәчәкләр бәйләп, алардан искитмәле букетлар ясый башладык. Бу эшнең нечкәлекләренә төшендерү өчен, авылдашыбыз Фәния апаны мәктәпкә осталык дәресенә чакырдык. Авылыбызның төрле урыннарында: мәктәптә, мәдәният йортында, китапханәдә дә аның куллары белән тудырылган матурлыкны күреп, сокланып йөрибез. Әлеге очрашудан файдаланып, Фәния апага төрле-төрле сораулар да яудырдык, үзе турында сөйләвен үтендек.

Фәния апа Кәримова Утар-Аты авылында колхозчы гаиләсендә туган икән. «Мин алты балалы матур гаиләдә туып үстем, – ди Фәния апа. – Әниебез Минзифа  кул эшләренә бик оста иде. Безгә матур-матур күлмәкләр тегеп, җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп кидертә иде. Кышкы озын кичләрдә әниебез безне дә төрле эшләргә өйрәтте: кулъяулык, ашъяулык, сөлге чиктек. Чигү өчен үрнәк төшерергә дип, бер-беребезне уздырып, матур рәсемнәр ясый идек. Туганнарым белән бергәләп башмак, башлык, шарф, кофталар бәйләп кидек. Үз кулларың белән булдырган киемне киеп йөрүнең берни белән дә чагыштырып булмый торган үз куанычы бар. Без үскәндә кибетләрдә хәзерге кебек муллык юк иде, шуңа күрәдер, тегелгән, чигелгән киемнәр аеруча кадерле булды дип беләм. Ул вакытта Интернет та юк бит. Төрле журналлар алдырып, шулардан файдаланып эшләргә гадәтләндек, осталыгыбызны арттырдык».

Фәния апаның тормыш иптәше Рәис абый да алтын куллы кеше – агач эшен бик яратып башкара: төрле фигуралар,үзенчәлекле өстәлләр ясый, агач эшләнмәләре бик матур килеп чыга. «Икәүләшеп капкабызга төрле матур бизәкләр төшердек. Кайда нинди матурлык күрсәк, шул турыда фикерләшә башлыйбыз,тотып эшләп тә карыйбыз, – ди Фәния апа. – Кайда гына эшләсәм дә, күңелем матурлыкка тартылды: гел чиктем, бәйләдем, төрле материаллар кулланып сувенирлар, уенчыклар ясадым. Рәис тә мине хуплап торды: теләктәшем, ярдәмчем булды».

Кызлары Гүзәл дә үзләренә охшаган. Аның кебекләр турында, кулыннан гөлләр коела, диләр. Төрле бәйгеләрдә, күргәзмәләрдә катнашып, беренчелекне ала, һәркайда үзенчәлек, матурлык күрә.

«Лаеклы  ялга чыккач, кул эшләре белән шөгыльләнергә мөмкинлегем артты. Интернеттан файдаланып, йомшак уенчыклар бәйли башладым. Һәр эшемне тәм табып башкарам, рухи канәгатьлек алам», – ди Фәния апа.

Кәримовларның йортларыннан кеше өзелми: туганнар, күршеләр генә түгел, беренче тапкыр бәйләргә өйрәнүче яшь балалар да килә. «Сөйгәнен үзенчәлекле итеп котларга теләгән яшьләрне дә, оныкларын җылы оекбаш белән куандырасы килгән өлкән яшьтәгеләрне дә кире бормыйм. Кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Ил-көннәребез тыныч булсын, дөньяның бар матурлыгын күреп, тормышыбызны  матур эшләребез, яхшылыкларыбыз белән тагын да бизәп яшәргә язсын», –дип тели Фәния апа.

Фәния апаның осталык дәресендә катнашкан һәр кыз бала матур чәчәк бәйләргә өйрәнеп кенә калмыйча, күңеленә матурлык, яхшылык чаткысы да салып кайтып китте. Фәния апага барыбыз да рәхмәтле!

Дилә һәм Ания Йосыповалар,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев