Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күңелле яшибез!

Яңа уку елы безгә бик кызыклы һәм истәлекле көннәр бүләк итүе белән башланып китте. Беренчедән, без 7 нче сыйныфка барыбыз да исән-сау килеш укырга килдек, икенчедән, без, 6-7 нче сыйныфлар, Казан шәһ...

Яңа уку елы безгә бик кызыклы һәм истәлекле көннәр бүләк итүе белән башланып китте. Беренчедән, без 7 нче сыйныфка барыбыз да исән-сау килеш укырга килдек, икенчедән, без, 6-7 нче сыйныфлар, Казан шәһәренә сәяхәт кылдык, өченчедән, дустымның туган көне булып узды, дүртенчедән, телевизорда "Шаян ТВ" каналы эшли башлады!!!
"Шаян ТВ" каналы – иң яхшы каналларның берсе! Анда кызыклы мултьфильмнар,татарча кинолар, төрле уеннар күп була.
"Шаян ТВ" каналының социаль челтәрләрдә үзенең сайты бар. Ул сайтта кешеләр үзләренең яңалыклары белән таныштыра алалар. Анда тагын бик күп төрле конкурслар, уеннар оештыралар. "Шаян ТВ"да хезмәт итүче апа-абыйлар безгә кызыклы һәм файдалы канал булсын дип күпме тырышлык куялар. Киләчәктә "Шаян ТВ" каналына озын гомер, матур проектлар белән безне сөендерүләрен телим, үзләрен караучылар көннән-көн артсын. Безнең татар телебезнең нинди матур, нинди аһәңле, нинди горур тел булуын һәрвакыт исбатлап торсыннар.
Икенче яктан, иң якын курше дустымның туган көне булып узды.Туган көненә аңа әнисе олы телефон алып бирде. Без күңелле итеп табын артында чәй эчтек, аннан соң урамга чыгып биеп алдык. Илмирның әтисе аңа буләк итеп салют алып кайткан иде. Бергәләп урамга чыгып салют аттырдык. Илмир шундый шат, бәхетле иде. Безгә дә бик күңелле булды.
Тиздән Яңа Ел җитә. Без аны да бик күңелле итеп үткәрергә әзерләнәбез.

Инсаф Гатауллин,


Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев