Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Хикмәтле китаплар

22 нче ноябрьдә, бөек галим В.И.Даль туган көндә, Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә.

22 нче ноябрьдә, бөек галим В.И.Даль туган көндә, Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Әлеге датаны билгеләүне 2010 нчы елда беренче рус теле аңлатмалы сүзлеге басылуга 150 ел тулу уңаеннан тәкъдим иттеләр.

Бу көнне Актаныш районы үзәк балалар китапханәсендә, “Сүзлекләр һәм энциклопедия” дип аталган библиографик дәрес үткәрелде, кешелек өчен телнең төрлелеге һәм байлыгы турында сүз барды.

Без, Актанышның икенче урта мәктәбе 1А сыйныфында укучылар, шушы чарада катнашып кайттык. Бәйрәмдә укучылар сүзлекләрнең роле турында белделәр һәм алардан дөрес һәм тиз файдаланырга өйрәнделәр. Мәсәлән, Татар энциклопедиясе – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын һәм яшәешен яктырткан 6 томлык беренче фәнни универсаль басма. Бу калын китапларны кулга тотып карадык, сүзләрнең мәгънәсен эзләдек. Балалар шулай ук бик күп төрле белешмә әдәбият белән танышты: рәсемле татарча-тематик сүзлек, татарча-русча-инглизчә рәсемле сүзлек, хайваннар, автомобильләр, динозаврлар турындагы энциклопедияләрне кызыксынып карадылар.

Безнең телебез бик бай, матур һәм эчтәлекле. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда без сүзлекләргә мөрәҗәгать итәбез. Сүзекләр –безнең зур ярдәмчеләр, алар белән без никадәр дус булсак, безнең күзаллавыбыз шулкадәр киңрәк булачак.

Альбина Борханова,

Актаныштагы икенче урта мәктәпнең

озайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев