Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Китап – киңәшчең синең

Безгә язалар.

 

Без, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1 «Б» сыйныф укучылары, район үзәк балалар китапхәнәчеләре үткәргән,  “Китап – киңәшчең синең” темасына багышланган дәрестә булдык.  Укучыларны китапхәнәдә эшләүче Резеда, Клара, Зөлфия  апалары каршы алды. Алар китапхәнә, уку залы, абонемент өлешләре белән таныштырды. Балаларга китапка карата сакчыл булырга кирәклеген, аны куллану кагыйдәләрен аңлаттылар. Дәреснең максаты да китапка, китапхәнәгә хөрмәт, ярату хисе уяту иде. Дәрес барышында укучылар “библиокәнфитләрдәге” сорауларны үзләре укып, җаваплар таптылар. Сораулар кызыклы итеп төзелгән иде, шуңа балалар күңеленә бик хуш килде.

Татарстан Респубикасы президенты Миңнеханов Р.Н. указы нигезендә 2021 ел – Китапхәнәчеләр балаларны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылган “Туган телем – хәзинәм!” дигән китап кургәзмәсе белән таныштырдылар. Шулай ук, укучыларга Татарстан Республикасы дәүләт гербы көне уңаеннан “Ак барслы герб” турында мәгълүмат бирелде. 

Балаларга китап дөньясына сәяхәт бик тә ошады. Китап – безнең якын дустыбыз. «Әгәр үзегезгә дуслар табасыгыз килсә, күбрәк китапханәгә йөрегез, сезнең өчен ишекләребез ачык, хөрмәтле китап сөючеләр», – дип чакырып калдылар китапханәче апалар.

Альбина Борханова,

Актаныштагы икенче урта мәктәпнең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев