Китаплар табибы
Мин сезгә бик җиңел эш турында сөйлим. Кайсы һөнәр хакында әйтүемне аңларсызмы? Укучыларга кирәкле китапны табып бирәсең дә, кире китергәч, үз урынына куясың. Әлбәттә, китапханәче шулай эшли, диярсез! Ләкин без уйлаганча җиңелме икән бу һөнәр?
Безнең Ф.Ә.Сафин исемендәге Шәле авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Гөлүсә Габдулхәмит кызы – һәр көнне дистәләгән укучыга кирәкле мәгълүмат табарга булышучы, ә иң мөһиме – кулларыннан гаджетлары төшмәгән балаларны китап укырга җәлеп итүче. Гөлүсә апабыз уку елы башында безне дәреслекләр белән тәэмин итә, ел ахырында һәр укучыдан китапны табиб кебек тикшереп ала, кирәксә, бергәләп ябыштыра, төзәтә.
Әле китапханәдә төрле тематик күргәзмәләр дә оештыра. Бу эштә аңа үзебез дә булышабыз. Шул вакытта Гөлүсә апабызның китапларга булган мәхәббәте шаккатыра. Кайсы гына китапны алмасын, аның турында барысын да белә ул! Әйтерсең, укучыларга китап түгел, ә күңелләре өчен дару өләшә!
Аяз Газимов, Ф.Ә. Сафин исемендәге Шәле мәктәбе укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев