Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күп нәрсәгә өйрәтте

Дистанцион уку-укыту эшен бик куркып, авырлык белән башлаган идек, вакыт үткәне сизелмәде дә, уку тәмамланырга санаулы көннәр калды.

Дистанцион уку-укыту эшен бик куркып, авырлык белән башлаган идек, вакыт үткәне сизелмәде дә, уку тәмамланырга санаулы көннәр калды. Кирәк булгач, барысына да җайлашасың икән. Үзизоляция “таягының”  иң авыр башы укучылар белән укытучыларга төште кебек миңа. Мин моны кызымның ‒ укучы, үземнең укытучы, сыйныф җитәкчесе буларак күргәннәрем буенча нәтиҗә ясап әйтәм.

Барлык авырлыкларга карамастан, һәр эшнең уңай, файдалы якларын күрергә тырышам. Дистанцион белем алу укучыларда мөстәкыйль эшли белү осталыгын арттырды. Алар дуслар белән белән аралашып , күрешеп торуның ни дәрәҗәдә алыштыргысыз, күңелле икәнен аңладылар. Укытучыларның такта янында дәрес аңлатуларын сагындылар.

Мин дистанцион укыту вакытында ана теле дәресләре укыту белән беррәттән, түгәрәк эшчәнлеген дә дәвам иттем. Без укучылар белән  онлайн очрашып, мастер-класслар оештырдык. Беренче дәрестә 2нче сыйныф укучылары белән папье-маше турында белешмә алдык. Аннары кирәк булачак материал белән таныштык. Әзер булгач, килеп чыккан савыт-сабага төшереләчәк рәсемнәр турында сөйләштек. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан, бизәкләрне әлеге  темага багышларга булдык. Түгәрәк атнага ике көн - чәршәмбе һәм җомга үткәрелде. Бу очрашуларда балаларның күзләре ничек ут янганын күрсәгез! Чынлап та бер-беребезне бик сагынганбыз икән. Инде киләсе түгәрәкләребезне сыйныф бүлмәләрендә күрешеп оештырырга язсын иде, дип теләдек.

Алсу ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Түбән Кама шәһәре 3нче мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев