Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Куян малае Йомшак тәпинең шәһәргә сәяхәте

Борын-борын заманнарда түгел, ә хәзерге көннәрдә булган, ди бер куе урман. Бу урманнарда барлык җәнлекләр дус-тату, бер-берсенә ярдәмләшеп гомер кичергәннәр. Шушы урманның нәкъ уртасында, аллы-гөлле чәчәкле аланлыкта куян гаиләсе яшәгән.

Гаиләдә әти куян, әни куян һәм өч шук, берсеннән берсе наян куян балалары булган. Олы улларын Озын колак, уртанчыларын Шук туган һәм төпчекләрен Йомшак тәпи дип йөрткәннәр. Көндезләрен әти һәм әни куяннар эшкә йөргәннәр, ә куян балалары мәктәптә укыганнар. Кичләрен бергәләшеп әкиятләр һәм хикәяләр укырга яратканнар.

Бер көнне җәйге каникулларга, Казан шәһәреннән, куян гаиләсенең күршесенә юлбарыс малае Тим-тим кайтты. Куян балалары Тим-тим белән бик тиз дуслаштылар. Көннәр буе аланлыкта уйнадылар, су коендылар, кояш нурларында кызындылар. Юлбарыс малае куяннарга шәһәр тормышы турында мавыктыргыч итеп көннәр буе сөйләде. Нәни куяннарга Казан әкияти шәһәр кебек тоелды. Бигрәк тә Йомшак тәпинең шәһәрне күрәсе килде. Ул аның төшләренә кереп саташтырды. Әтисеннән шәһәргә алып баруны үтенеп сорады. Әлбәттә инде, гаилә башлыгы төпчегенең үтенечен кире какмады.

Казанга алар иртәнге кояш нурлары белән бергә, ерак юлларда йөк автомобилен йөртүче аю абыйлары белән кузгалдылар. Кояш кыздыра башлаганчы башкалага килеп тә җиттеләр.

Йомшак тәпи шәһәрдәге транспорт чараларының күп булуына шаккатты. Маршрутлы транспорт чарасына утырып, Казан Кремленә экскурсиягә килделәр. Сөембикә манарасын күрделәр һәм Бауман урамында ял итеп йөрделәр. Казан шәһәренең нәкъ уртасында урнашкан «Әкият» курчак театрында булдылар. Анда «Белмәмешнең юл кагыйдәләрен өйрәнүе» дигән тамаша карадылар. Тамашадан соң, Йомшак тәпи юл кагыйдәләрен ныклап өйрәнәчәкмен диеп, үз-үзенә сүз бирде.

Әтисе аны җәяүлеләр кичүеннән, светофор сигналы төсләренә карап чыгарга өйрәтте, метрода йөрү тәртип кагыйдәләре белән таныштырды.

Алар өйләренә кичен генә кайтып җиттеләр. Әлбәттә инде, әнисенә һәм абыйларына күчтәнәчкә Казан чәк-чәген алып кайттылар. Мәтрүшкәле чәй һәм тәмле чәк-чәк белән сыйланып, шәһәрдәге күргәннәре турында Йомшак тәпи дулкынлана-дулкынлана өйдәгеләргә сөйләде. Абыйларын шәһәрдә юл кагыйдәләрен ныклап белергә кирәклеген кат-кат искәртте.

Укулар башлангач, куяннар һәм дуслары юл кагыйдәләрен өйрәнергә тотындылар. Ә җәй көне алар, шәһәргә сыйныфташлары белән сәяхәткә барырга сүз куештылар.

 

Нәзилә Зәмилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев