Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кыш

Кар бөртекләре белән салкын кыш җитте. Бер көнне иртән Песи урамга чыкты һәм гаҗәпләнде, салкынны тойды һәм тиз генә өенә кереп йөгерде.

     Тиз генә киенеп, кабат тышка чыкты һәм үзенең күрше дустын Керпене уйнарга чакырды. Керпе урамга чыгу белән, Песи кар камкасы алып аңа ыргытты. Керпе көтмәгәннән сискәнеп китте, бу хәлгә дустына үпкәләде. Песи дусты белән шаярасы гына килгән иде бит. Шуңа күрә ул атна буена Керпедән гафу үтенәсе килеп йөрде. Ләкин Керпе урамга чыкмады.

        Бер вакыт, Песи үзенә яңа дус тапты. Керпе бу хәлне күргәч, тагын да күңелсезләнде.

        Тагын салкын кышның бер ае узып китте. Керпе бу хәлгә бик гарьләнде. Керпе тышка чыккач Песи янына килде һәм: «Ачуланма миңа. Әйдә, кабат дуслашабыз!» – диде. 

        Песи Керпегә елмаеп: «Әйдә!» – дип тәпиен сузды.


Мәликә Илнар кызы Ибраһимова, 64 прогимназия, 3В сыйныф укучысы.

                                                     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев