Кышкы тылсым
Казанның 14 гимназия укучыларыннан шигъри һәм рәсемле күчтәнәч алдык. Шундый сөендек!!! Сөенечебезне сезнең белән дә уртаклашабыз!
Кышкы урман
Кышкы урман, тыныч урман.
Бар агачлар йокыда.
Урмандагы тынычлыкта
Бар уйлар да онтыла.
Мондый саф чиста һаваны
Тагын кайда табасың?!
Бөтен гәүдә белән сулап,
Сулап туя алмассың!
Агачларда карабүрек,
Кызылтүшләр утыра.
Кайдадыр томшыгы белән
Тукран агачка суга.
Энҗе карда куяннарның
Эзләре күренгәли.
Хәйләкәр төлке, бүре дә
Бу җирләрдә йөргәли.
Кышкы урман, матур урман!
Тылсымлыкның дөньясы!
Әкиятләр эзлим дисәң,
Кил урманга – табарсың!
Эллина Хакимова,
4 А сыйныфы укучысы
Влада Спешнева, 4 "А"
Ралинә Гыйззәтуллина, 4 "А"
Кәрим Зәйнуллов, 4 "А"
Кира Шәрәфиева, 4 "А"
Залина Сабируллина, 4 "А"
Руслан Хәлиуллов, 4 "А"
Никита Макаров, 4 "А"
Самира Нәбиуллина, 4 "А"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh
-
#Мәктәп яңалыклары Туризм көнен уздырдык
-
Милли китапханәгә сәяхәт Җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасында катнаштык