Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Кышны көттек без

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары иҗаты

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары иҗаты

 

Кышкы матурлык.

Кышны көттек без,

Сагындык карны.

Табигать бизи

Бөтен дөньяны.

 

Ап-ак кар менә

Нәкъ мамык кебек,

Шыгырдый баскач,

Көй чыгамыни?!

 

Күк йөзе аяз,

Елмая кояш.

Агачлар матур,

Ак туннан тоташ.

 

Буранлы көндә

Могҗиза бигрәк –

Кар бөртекләре

Тылсым кебегрәк.

 

Шаярып-уйнап,

Безгә куналар.

Чәчәкләр сыман

Матур шул алар!

Әдел Мурадымов

 

 

Яңа ел теләкләре

Урамда кыш. Нинди рәхәт бүген!

Ап-ак тунын кигән агачлар.

Күрегезче, нинди матур бу көн!

Җиргә төшкән икән ап-ак кар!

 

Басу кырлар ап-ак булган,

Болыннар да карга күмелгән.

Чишмә буйлары да бүген

Матур булып шәлгә төренгән.

 

Нинди матур бүген, нинди рәхәт!

Урамнарны кат-кат урадым.

"Я Аллаһым, мондый рәхәтлектән

Аермачы", – диеп сорадым.

 

Ап-ак карлар сыман дөньяларга

Тынычлыклар инде килсеннәр.

Туар көннәребез тыныч булып,

Исән-имин яшик, кардәшләр.

Наил Шәймәрданов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев