Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Май канаты ясадык

Укучыларыбыз яза

Табышмак әйтәм: таба төш!

Таба алмасаң, утка төш.

Кайнанаң биргән ак яулыкны

Сары майга мана төш.

Бу яңа табышмакны мин клубта ишетеп төштем. Без, 6 нчы сыйныф кызлары, сыйныф җитәкчебез белән бергәләп, авылыбызның Мәдәният йортына кунакка бардык. Анда Илсөя апа безне үзенчәлекле, борынгы йола – май канаты ясау йоласы белән таныштырды.

Башта китапханәче апа, дәү әниләр, әбиләр белән рәттән тезелешеп утырып, каурыйларны әзерләдек. Аннары аларны матурлап тезеп, май канатын үрә башладык. Шул арада апалар күңелле итеп, гөрләшеп, шаян сүзләр, табышмаклар әйтешеп алдылар. Без дә аларга кушылдык, матур җырлар җырладык. Әзер май канатларын үзебезгә үк бүләк итеп биреп тә җибәрделәр. Илсөя апа җитез генә табын корып җибәрде, бергәләп тәмле итеп чәй эчтек. Бик күңелле кичә булды бу.

Иртәгә әнием белән кич утырып тагын май канатлары ясарга уйлыйбыз әле.

Руфинә Гарифуллина,

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев