Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

МЕНӘ ШУНДЫЙ ГАИЛӘ БЕЗ!

Безнең гаиләбез бик тату. Гаиләбездә өч бала: Алинә апам, Динә сеңлем һәм мин. Апам 8нче сыйныфта укый. Ул бик тырыш кыз: биергә ярата, туризм түгәрәгендә шөгыльләнә, төрле олимпиадаларда теләп катнаша.

Безнең гаиләбез бик тату. Гаиләбездә өч бала: Алинә апам, Динә сеңлем һәм мин. Апам 8нче сыйныфта укый. Ул бик тырыш кыз: биергә ярата, туризм түгәрәгендә шөгыльләнә, төрле олимпиадаларда теләп катнаша.

Кечкенә сеңлебезгә биш яшь. Ул декабрь аенда үткәрелгән  районкүләм “Голосок” дигән бәйгедә беренче урынны яулады. Балалар бакчасында эшләүче Рания апабыз аңа Р.Вәлиева сүзләренә язылган “Курчакка күлмәк тектем” дигән җырны өйрәткән иде.

Динә рәсем ясарга да ярата. Январь аенда “Салават күпере” журналы  үткәргән “Һәрвакыт Әни булсын!” бәйгесендә дә беренче урын алды: әти-әниебез белән бергәләп Казан каласында кунак булып кайтты. Редакциядәге  апалар белән аралашып, истәлекле бүләкләр һәм диплом алып кайтты ул!

Мин үзем Ислам исемле. 6нчы сыйныфта укыйм. Кыз туганнарым кебек актив булырга тырышам: “4” ле һәм “5” ле билгеләренә генә укыйм, көрәш түгәрәгенә йөрим. Республикакүләм Җәлил укуларында катнашып, икенче урын алып кайттым.

Без барыбыз бергәләп, бер-беребезгә ярдәм итеп күңелле яшибез. Кич белән “Ялкын”, ”Сабантуй”, “Салават күпере” укыйбыз, төрле уеннар уйныйбыз. Песиебез Барсик та безнең белән бергәләп журналларның  рәсемнәрен “укый”. Әбиебез, әти-әниебез дә тырыш, ярдәмчел булырга өйрәтәләр, кечкенә генә уңышларыбызга да чын күңелдән шатланалар.

Шәмсиев Ислам, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев