Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Могҗиза илендә булдык

Яңа елда һәрберебез могҗиза көтә. 22 декабрь көнне без сеңлем Элиза һәм икетуган энем Тимур белән, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ишекләрен ачып кереп, чын могҗиза иленә тап булдык.

Яңа елда һәрберебез могҗиза көтә. 22 декабрь көнне без сеңлем Элиза һәм икетуган энем Тимур белән, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры ишекләрен ачып кереп, чын могҗиза иленә тап булдык. Безнең өчен сәхнәдә бик күнелле, кызыклы «Карлы джунгли» әкияте күрсәтелде. Соңыннан фойеда «Тылсымчыны эзләү» дигән яңа ел тамашасында катнаштык. Кыш бабай, Кар кызы, Роза, Крош, Маша, Богатырь, Кощей белән чыршы тирәли уеннар уйнадык, биедек.
Хөрмәтле артистлар! Бик зур рәхмәт сезгә безне сөендергәнегез өчен! Сез иң шәп артистлар! Эшегездә унышлар сезгә!
​Эвелина Вәҗетдинова,
Тукай муниципаль районы Кече Шилнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1«Б» класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев